news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда халыкара һөнәрчелек мәктәбе ачарга телиләр

Казанда халыкара һөнәрчелек мәктәбе ачарга телиләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Уникаль осталык үзәге базасында Халыкара һөнәрчелек мәктәбе ачуны йөкләде. Бу хакта Уникаль осталык үзәге генераль директоры Ранко Тепавтевич хәбәр итте.

«Яңа проект – халыкара һөнәрчелек мәктәбен башлап җибәрәбез. Белем бирү лицензиясе алабыз, берничә программа эшләтеп җибәрәбез, тәҗрибә уртаклашу өчен халыкара осталарны чакырабыз», – дип сөйләде ул.

Мәктәп төрле илләрдән килгән оста-һөнәрчеләрнең тәҗрибәсен уртаклашуга юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot