Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда халык язучысы Хисам Камалның 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була
1 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының кече залында Татарстанның халык язучысы Хисам Камалның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
Кичә «Һәркемнең гомере бер генә» дип аталган. Чарада күренекле әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы яктыртылачак.
Тамашачыларга әдәби-музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Кичәнең сценарий авторы – Хәбир Ибраһим, ә режиссеры – Азат Зарипов.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз