Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар
Казанда Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Чара озак еллар Тинчурин театрыныкы булып, хәзер вакытлыча Казан Яшь тамашачылар театрына тапшырылган бинада булды.
Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова әтисен һәм Ахуновлар гаиләсен истә тотып, әлеге кичәгә килгән тамашачыларга рәхмәт җиткерде. «Әтинең китапларын укыгыз. Тиздән Татарстан китап нәшриятында тагын бер китап чыгарга тиеш. Анда мин яраткан «Йолдызлар калка» әсәре дә бар», - диде ул.

«Безнең гаиләдә биш язучы. Әти моның белән бик горурлана иде. Гаиләбездә ике Тукай премиясе лауреаты да бар. Без әтинең үрнәгендә эшләргә тырышабыз», - диде ул.
Наилә Ахунова әтисенең туган көнендә – 18 сентябрьдә Арчада искә алу чаралары булуын әйтте. Кунаклар Казанбашка да кайткан, Гариф ага җирләнгән зиратка да кергән.
«Мондый чаралар әле тагын булыр, дип өметләнәм. Әлмәт китапханәчеләре дә матур кичә үткәрде, Арчалар да бик тырышты. Бүген дә матур кичә уза», - диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тамашачыларны экраннан сәламләде. «Гариф аганы соцреализм тарафдары диючеләр бар. Заманасы шундый иде. Әсәр укучыда ниндидер өмет калдырырга тиеш... Гариф аганың теле гаҗәеп үзенчәлекле. Ул асыл язучыларга хас талантка ия – мавыктыра, әсәрләрен аерылмыйча укырга мәҗбүр итә белә», – диде ул.
Гариф Ахунов турында сөйләргә сәхнәгә әдәбият белгече Фоат Галимуллин да чыкты.
Камал һәм Кариев театры артистлары язучының танылган әсәрләреннән өзекләр куйды. Тамашачыга Гариф Ахунов романы буенча Свердловск киностудиясе төшергән «Клад» фильмыннан, Татарстан телевидениесе өчен Әхтәм Зарипов төшергән «Габбас хәзрәт» телефильмыннан өзекләр күрсәтелде.
Прозаик Гариф Ахуновның шигырьләре булу һәм аларга җырлар язылу байтак тамашачы өчен яңалык булгандыр. Аның җырларын баянчы Кирам Сатиевка кушылып Зөһрә Сәхәбиева һәм Руслан Габитов башкарды.

Сәхнәгә халык җырлары белән җырчылар Георгий Ибушев, Рөстәм Насыйбуллин да чыкты. Кичәне Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев белән Фәннур Мөхәммәтҗанов алып барды.
Искә алу кичәсен драматург Хәбир Ибраһим инсценировкасы буенча режиссер Лилия Әхмәтова куйган.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз