Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Халык инвентаризациясе» проекты дәвам итә
Ел башыннан Казанда законсыз урнаштырылган 246 стационар булмаган сәүдә объекты ачыкланган. Хокук бозуларның күп өлеше шәһәрне даими күзәтү барышында һәм «Халык инвентаризациясе» проекты ярдәмендә теркәлгән, ул халыкка легаль булмаган объектлар турында мөстәкыйль хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Акция дәвам итә: шәһәрлеләрне законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклау эшендә булышырга чакыралар, моның өчен «Минем Казан» чат-боты аша объектның фотосын һәм адресын җибәрү дә җитә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Кайбер намуссыз эшмәкәрләр үз объектларын төрле почмакларга рөхсәтсез урнаштыра. Әле ярый беренче линиягә үк түгел. Без системалы эш белән муниципаль җирләргә аларны урнаштыру файдасыз икәнен аңлаттык, әмма бүгенге көндә яңа күренешкә тап булдык – Казандагы күпфатирлы йортлар территориясен кулланалар. Рөхсәтсез урнаштыралар, рөхсәтсез электр энергиясеннән файдаланалар. Кыскасы, шәһәр икътисадына да, үз эшчәнлекләрен закон нигезендә алып баручы намуслы эшмәкәрләргә дә зыян салалар», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Руслан Фазылҗанов ачыкланган 246 объектның 146сы – муниципаль җирдә, 81е – күпфатирлы йортлар территориясендә, тагын 19ы шәхси участокларда урнашуын җиткерде.
«Халык инвентаризациясе» проекты 6 июльдә MAX мессенджерында «Минем Казан» чат-боты аша эшли башлаган. Кулланучылар базары комитеты, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре һәр гариза буенча җир кишәрлегенең статусын, стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру нигезләрен тикшерә. Әгәр объект муниципаль җирдә тиешле килешүсез торса, аны сүтәләр. Күпфатирлы йортлар территориясендә урнашкан очракта эшкә идарәче компанияләр, район администрацияләре кушыла.
1 сентябрьдән сәүдә эшчәнлеге турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертелә. Алар РФ субъектларына стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемаларына шәхси җирләрдә, шул исәптән күпфатирлы йортлар территориясендә урнашкан объектларны кертү тәртибен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда тиешле закон проекты эшләнгән инде. Кулланучылар базары комитеты аны әзерләү буенча ТР Дәүләт Советы каршындагы эшче төркемдә катнаша. Хәзер закон проекты килештерү стадиясендә.
Яңа нормалар кабул ителгәннән соң шәһәрдә, шул исәптән торак йортларның ишегалларында да, стационар булмаган сәүдә объектына тулы инвентаризация үткәрергә кирәк булачак. Законсыз урнаштырылган объектларны тиз арада ачыклау эшенә шулай ук шәһәр халкын да җәлеп итәргә ниятлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз