news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәләл продукция ярминкәсе узачак

Шимбә көнне, 30 сентябрьдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market ярминкәсе узачак.

Halal Market – Татарстанда хәләл продукцияне төрле форматта сату эшен оештыручы.

Кунаклар өчен хәйрия ярминкәсе һәм табигый продукция, колбаса, сыр, үлән чәйләре, шулай ук кием, яулык, бизәнү әйберләре, косметика, көнкүреш химиясе, өй тукымасы белән сату рәтләре оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Программада шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен кәгазьдән кәрзиннәр үрү, көнчыгыш биюләре һәм хатын-кызлар һәм кызлар өчен растяжка буенча мастер-класслар бар. Кунаклар Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. турында лекцияләр тыңлый алачак. Шулай ук ярминкәне оештыручылар «Минем мәчет» темасына рәсемнәр конкурсында катнашкан балаларга бүләкләр әзерли.

Ярминкәдә җыелган акчаларның бер өлеше социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен «Зәкят» хәйрия фондына тапшырылачак.

Halal Market Тукай урамы, 89 адресы буенча узачак. 11:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100