news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәләл банк картасы бирелә торган беренче офиста милли бизәлеш ясаганнар

Казанда хәләл банк картасы бирелә торган беренче офиста милли бизәлеш ясаганнар
Владимир Васильев

Казанда ислам финанслары буенча эшли торган беренче банк бүлегендә хәләл банк карталары алып була. Офис бизәлешендә милли орнаментлар кулланылган.

Бүген «Сбербанк» Россиядә партнерлыкны финанслау стандартлары буенча эшли торган беренче офисын ачты. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Сбербанк»ның ислам финанслары үзәге җитәкчесе Бехнам Гурбанзаде сүзләренчә, банк бүлеге ислам финанслары буенча эшли торган 11 продукт тәкъдим итә, алар арасында хәләл пластик карталар да бар.

«Банк бүлеге AAOIFI халыкара ассоциациясе сертификатын алган продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим итә. Алар тулысы белән шәригать кануннарына һәм Россия Федерациясенең банкларга кагылышлы законнарына туры килә. Бүгенге көндә кулланучыга 11 продукт тәкъдим итә алабыз. Мәсәлән, саклык счеты, анда процентлар исәпләнми. Төзелеш тармагын финанслау, ипотека өчен продуктлар эшләнелде. Хәләл пластик карталар чыгара башладык», – дип сөйләде ул.

Ул офиста милли бизәкләрнең кулланылуын ассызыклады. «Офис бизәлешендә милли бизәк куллану безнең визит карточкасы булып тора. Башка халыклар яшәгән җирлектә ачылган офисларда да ул үзенчәлеккә басым ясалачак. Банк бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр өчен махсус милли киемнәр уйланылды. Алар шәригать кануннарына туры килергә тиеш», – дип аңлатты ул.

Белгеч әйтүенчә, партнерлыкны финанслау стандартлары буенча эшли торган офислар Россиядә тагын ачылачак, ә Татарстан пилот мәйданы булып тора. 

«Татарстан ислам финансларын үстерү өлкәсендә лидер, шуның өчен барлык продуктларны монда җибәреп карыйбыз. Республика Президенты тарафыннан да ярдәм бар», – диде ул. 

  • Татарстан башкаласында Ислам офисы - шәригать кануннары буенча оештырылган һәм рәсмиләштерелгән Россиядәге беренче бүлек. Дизайн-концепция нигезендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче премиясе лауреаты Нияз Хаҗиәхмәтов тарафыннан индивидуаль рәвештә эшләнгән автор орнаменты кулланыла. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100