news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Хаков укулары – 2026» бөтенроссия яшь галимнәр конференциясе узачак

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы 21-22 октябрьдә «Хаков укулары – 2026» бөтенроссия яшь галимнәр конференциясен үткәрә. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.

Конференциянең төп фәнни юнәлешләре В.Х.Хаков мирасы, төрки телләр, Россия халыклары, билингвизм белән бәйле. Фәнни материаллар электрон җыентык булып басылып чыгачак.

Конференциядә 35 яшькә кадәр булган бакалавр, магистр, аспирантлар, яшь укытучылар һәм белгечләр катнаша ала.

Эшләр 15 октябрьгә кадәр татар, рус һәм инглиз телләрендә khakov2019@yandex.ru почтасына кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot