news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң эш кузгатылды

Казанның Константиновка бистәсендә хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Үлгән хатын-кызның тәнендә хайваннар тешләгән эзләр табылгач, социаль челтәрләрдән файдаланучылар аны этләр талаган дигән нәтиҗә ясады, дип хәбәр итте «Татар-информ». Рәсми органнар исә әлегә бернинди дә нәтиҗәләр ясамый, чөнки хатын-кызның үлеме сәбәбен төгәл билгеләячәк суд экспертизасы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

«Бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнде», - дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

ТР Прокуратурасы рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр итүенчә, прокуратура эшне тикшерү барышын контрольгә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100