news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда декабрьдә югалган ир-атны үле килеш тапканнар

Казанда хайваннар кимергән ир-ат мәете табылуы турында мәгълүмат чыкты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Казанда яшәүче бер кеше Кадышево зираты янында чаңгыда йөргәндә карда яткан ир-ат мәетен тапкан. Җәсәдне хайваннар талаганы билгеле.

Урынга чыккан хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәетнең кесәсендә телефонын тапкан, аның киемнәре һәм сәгате бар.

Агентлыкка билгеле булганча, табылган мәетнең узган елны декабрьдә югалган 36 яшьлек ир-ат булуы билгеле. Ул вакытта «Татар-информ» ир-атның 24 декабрьдә югалуы турында хәбәр иткән инде, шуннан бирле аның якыннары һәм дуслары аның кайда икәнен белмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100