news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәйрия хәләл ярминкәсе узачак

Бу атнаны шимбә көнне – 18 ноябрьдә – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Halal Market узачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Halal Market Татарстанда хәләл товарларны төрлечә сатуны оештыручы булып санала. Бу юлы хәләл ярминкәгә килүчеләрне табигый ризыкларны татып карау, казылык, сыр, үлән чәйләре, шулай ук кием, яулык, бизәнү әйберләре, косметика, көнкүрештә кулланыла торган экологик химия, йорт өчен урын-җир әйберләре көтә.

Катнашучылар махсус акцияләр һәм ярминкәгә килүчеләргә ташламалар әзерләде. Моннан тыш, программада мастер-класслар каралган. Кунаклар төрле темаларга лекцияләр дә тыңлый алачак. Ярминкәне оештыручылар «Әниемнең яраткан гөлләре» рәсемнәр бәйгесендә катнашкан балаларга да бүләкләр әзерләде.

Хәләл ярминкә көндезге сәгать 11:00 дә башлана. Адрес: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18 йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100