news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хәйрия концерты узачак

Якшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, Казанның Бауман урамы, 9 йорт адресы буенча хәйрия концерты уздырыла. Мәдәни чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү уңаеннан оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелган акчалар сугышчыларга «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы аша җибәреләчәк.

Кунаклар, шәһәр халкы алдында Илнат Фәрхуллин, Альберт Вәлиуллин, Илнар Миранов, Гөлназ Асаева, шулай ук «Ямьле» төркеме чыгыш ясый, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Концерт 15:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәне Казан мәчесе һәйкәле янына куялар.

Хәйрия чарасын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot