Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр
Казанда Татарстаннан читтә нәшер ителә торган татар телле газеталар, эфирга чыга торган теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында уздырылган «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге ике номинация буенча 2023 нче елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр дәвам иткән иде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Җиңүчеләрне Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау чарасында игълан иттеләр. Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул каләм ияләре өчен мондый җыен оештырылу – татар дөньясындагы вакыйгалар, шәхесләребез хакында сыйфатлы материаллар әзерләү, чит төбәкләрдә чыгып килүче газеталарга, тапшыруларга үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген ача дип белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан беренче тапкыр оештырылган «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре итеп түбәндәгеләр игълан ителде:
«Төбәктәге татар тормышы» номинациясендә:
Еникиев Илдар Ривгать улы / Башкортстан Республикасы
Мусин Фәнил Зөлкәфир улы / Марий Эл Республикасы
«Яңарыш» гәҗите редакциясе / Удмуртия Республикасы
«Яңарыш» гәҗите редакциясе / Төмән өлкәсе
«Яшь корреспондент» номинациясендә:
«Өмет» гәҗите редакциясе / Ульяновск өлкәсе
«Әллүки» журналы редакциясе / Башкортстан Республикасы
Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләккә һәм Дипломнарга ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз