Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда X тапкыр «Татарча диктант – 2025» белем тикшерү акциясе узды
Бүген Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында X тапкыр «Татарча диктант – 2025» белем тикшерү акциясе узды. Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган иде. Катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек (катлаулы дәрәҗә) язды. Текстны галим, профессор, танылган диктор Фоат Галимуллин укыды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалединов
Катнашучыларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде.
«Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан Казанда диктант язу өчен 2 мәйданчык оештырылды. Шәһәр буйлап алар бик күп, диктантны төрле мәктәпләр, дәүләт оешмалары, институтларда язалар. Иң мөһиме – татар теленә игътибар җәлеп итү, кызыксыну уяту. Максатыбыз – белем тикшерү түгел, берләшү, төрле төбәкләрдән татарларны барлау», – дип искәртте ул.
Ул диктантны төрләре илләрдә, төбәкләрдә язуларын билгеләп үтте.
«Тарихка кайтып карасак – беренче «Татарча диктант» 2016 елда уздырылды, анда берничә төбәк кенә катнашкан иде, хәзер исә безнең география ел саен үсә. Быел акциядә 70 якын Россия төбәге һәм 30 якын чит ил катнаша. Быел беренче тапкыр Катарның Доха шәһәрендә дә милләттәшләребез безнең белән бергә диктант яза», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалединов
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татарча диктант» акциясенең төп максатларын атап үтте.
«7 меңгә якын мәйданчык, татарлар яшәгән һәрбер илдә татарлар безнең белән. Бу – тулы бер хәрәкәт, акция халкыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде, безнең төп максат әлбәттә билге кую түгел, иң мөһиме берләшү, телебезгә мәхәббәт, кызыксыну уяту. Вакыт табып, акциягә битараф булмыйча, килгәнегез өчен рәхмәт. Татарча сөйләшик, яшик, языйк!», – диде ул.
Данис Шакиров диктанты оештыруда ярдәм иткән өчен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәренә рәхмәт белдерде.
«Аерым рәхмәтләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җиткерәсем килә. Текстны сайлау җиңел эш түгел, алар әлеге өзекләрне укып, анализлап, уңайлы булсын өчен бераз үзгәртеп безгә тәкъдим итте. Шулай ук нәтиҗәләр чыгару, билгеләр куюны да әлеге институт мөгаллимнәре башкарачак», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалединов
«Татарча диктант» акциясе традицион рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Диктантта язылган текстлар тикшерү өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз