news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

X Республикакүләм ифтар Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында уза

Ифтарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

X Республикакүләм ифтар Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында уза
Рамил Гали

Быел Республикакүләм Ифтар Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында уза. "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә X Республика ифтар мәҗлесе бара. Бу минутларда ахшам намазы укый башладылар. Ифтар ашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

Ифтар ашына Татарстанның бөтен почмакларыннан 10 мең кеше чакырылган. 

Алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, рәсми затлар,чит төбәкләрдән кунаклар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр.

Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җиткәнче әзерләнгән махсус программада ифтарга килгән мөселманнарны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. 

Марсель Вәгыйзов, мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов һәм башкалар чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot