Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда WorldSkills символикасы төшерелгән транспорт картасын ясадылар
Барлыгы 20 мең карта эшләнгән, шуларның 10 меңе ирекле сатуга чыккан.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык 45нче дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән транспорт картасы чыгарылды. Бу хакта «Транспорт картасы» АҖ хәбәр итә.
Барлыгы 20 мең карта чыгарганнар. «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» 10 меңен алды», — диелә хәбәрдә. Шәһәр транспортында карта белән чемпионат волонтерлары һәм аккредитацияләнгән кешеләр йөри инде.
Тагын 10 мең карта ирекле сатуга чыккан, аларны теләгән һәркем сатып ала ала.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Казанда, Россиянең кайбер шәһәрләреннән аермалы буларак, транспорт картасын тулыландырганда, паспорт күрсәтергә туры кирәк булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз