news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда WorldSkills чемпионатына багышланган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә 2019 елның 5 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда WorldSkills чемпионатына багышланган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсе ачыла
Скобеев В.Н. «Формовщицы КАМАЗа». Собрание ГМИИ РТ

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). 2019 елның 1 августында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә (Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3нче подъезд) совет рәссамнарының эшләреннән оештырылган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсе ачыла. Ул WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына багышланачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. 

«Хезмәткә дан!» дип аталган күргәзмәләр Совет сәнгатендә коммунизм төзүчеләренең батырлыгын күрсәтергә тиешле аерым бер юнәлеш булган. Мондый экспозицияләр әсәрләренең эчкерсезлеге һәм профессионализм белән эшләнгән булуы белән аерылып тора, аларның күбесе музей тупланмаларында сакланып калган. Бүген алар аша без совет чорындагы хезмәт темасының үсеш тарихын күзәтә алабыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә ачылган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсендә социалистик реализмның иң күренекле вәкилләре: А. һәм П.Смолиннар, А.Ткачев, Б.Давыдов, В.Жемерикин, Н.Касумов, Б.Неменский, Г.Нисский, И.Рубан, П.Соколов-Скаль, О.Филатчев, Р.Килдебәков, Н.Кузнецов, В.Куделькин, Ә.Мәҗитов, В.Попов, Е.Симбирин, В.Скобеев, М.Усманов шедеврлары бар. Күп эшләр беренче тапкыр күрсәтелә.

Рәссамнар төзелешләргә, заводларга, колхоз һәм лабораторияләргә, портларга һәм тимер юлларга барып, анда эшләүчеләрне рәсемгә төшергән. Шул рәвешле хезмәт геройларының йөзләрен ил таныган, аларның казанышлары еракка таралган, алар башкаларга үрнәк булган.

  • «Хезмәткә дан!» – узган совет чоры турындагы хатирәләрне яңартуга багышланган күргәзмә.

Күргәзмә 2019 елның 5 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100