news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вуз каршындагы кече инновацион предприятиеләр проблемасы буенча фикер алышалар

“Хәзер Татарстанда вуз каршында бер генә кече инновацион предприятие дә юк”, - дип зарын белдерде Мәгъзүм Сәлахов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казанда КДУ базасында Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының вузлар каршындагы кече инновацион предприятиеләрне үстерү, шулай ук “Россия Федерациясендә мәгариф турында” федераль законын эшләү мәсьәләсенә багышланган күчмә утырышы узды.
Форумда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының рәисе, Н.И.Лобачевский исемендәге Нижегородски дәүләт университеты президенты Роман Стронгин, ТР вузларының Ректорлар советы башлыгы, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искә төшереп үтәбез, Федераль закон нигезендә бюджеттагы вузларга һәм фәнни тикшеренү институтларына инновацион компанияләрне гамәлгә куярга рөхсәт ителә. Вузлар һәм фәнни тикшеренү институтлары базасында оештырылган кече инновацион предприятиеләр уку йортын яңа тәмамлаган студентларны вузларда булдырылган өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирер дип күзалланган иде. Бу законны зур фәнни һәм студентлар үзәкләрендә көткәннәр иде. Әмма күп кенә белгечләр законның эшләнеп бетмәве һәм аны гамәлгә ашыруда туган кыенлыкларны күрсәтте.
Утырыш башланганчы Роман Стронгин журналистларга Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының күчмә утырышының максаты - вузлар каршында кече инновацион предприятие булдыру тәҗрибәсен һәм механизмын өйрәнү, хезмәттәшлек итүнең формасын билгеләү, дип белдерде. “Бу өлкәдә проблемалар бик күп – эшчәнлекне инвестицияләү, мәйдан, җиһаз арендалау, бу эш белән шөгыльләнү өчен яшьләрне әзерләү. Бу бөтенләй башка психология һәм мөстәкыйль хуҗа булу - башка тормыш, дип белдерде ул. – Шулай итеп без гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче чаралар комплексы буенча фикер алышабыз”.
Роман Стронгин закон кабул ителгәнгә ярты ел булганда Россия мәгарифенең 44 вузында 881 эш урыны булган 114 хуҗалык җәмгыяте оештырылган. “Аларның күбесе закон кабул ителгәнче эш алып барырга тырышкан предприятиеләр икәнен аңларга кирәк, әмма аларга ирек бирмәделәр, - дип тәгаенләде Стронгин. – Әмма бу гына бик аз, мондый меңләгән предприятие ачылыр дип көтелгән иде. Күп кенә талантлы кешеләр аны булдыра ала, әмма бу эшчәнлекне алып бару өчен тәҗрибә кирәк”. Гомумән алганда, якынча бәяләүләр буенча, 121 вуз 925 предприятие ачарга һәм 11 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итәргә әзер.
“Яңа эш башланганда һәрвакыт гамәлгә ашыру механизмнары җитми. Законны гамәлгә куюны яхшырту буенча тәкъдимнәр җыю безнең бурыч. Мартта Новосибирскида бөтенроссия киңәшмәсе уза. Ул вакытка кадәр без закон инициативасы, закон актлары булдыру инициативасы белән чыгарга һәм бу мәсьәләне урыныннан кузгатырга тиеш. Ул үзе кузгалмаячак, аның белән шөгыльләнергә кирәк”, - дип ассызыклады Роман Стронгин.
“ТР 50 инновацион идея” конкурсында җиңгән эшләнмәләр Татарстан университетларында гамәлгә ашырылырга мөмкин, дип белдерде КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов. “Хәзер чыннан да Татарстанда вуз каршында бер генә кече инновацион предприятие дә юк. Алар ниндидер формада бар, әмма законда каралган университетның устав капиталы һәм интеллектуаль милек булганы юк”, - диде ул. Галимнәр вуз каршындагы кече предприятиеләр кысаларында идеяне проектка “әверелдерәчәк”, аннары оешмалар гамәлгә ашыра алачак, дип белдерде вуз ректоры.
Икенче мәсьәлә “Россия Федерациясендә мәгариф турында” федераль законны эшләүгә һәм Россия ректорлар берлеге комиссиясенең законны әзерләү барышы мониторингы буенча эшен оештыруга багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100