Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “ВУЗ” дип аталган яшьләргә карата дустанә клиника ачыла
Аерым алганда, акушер-гинеколог, уролог, психолог кебек белгечләр консультацияләр уздырачак, хезмәт исә бушлай була һәм сер итеп сакланачак
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). БМОның Балалар фонды (ЮНИСЕФ) канаты астында Казанда “Яшьләргә карата дустанә клиника”/”Клиника, дружественная к молодежи” (КДМ) дип аталган яңа проект старт алды.
Бүген сәгать 11дә башкаланың Себер тракты, 14 адресы буенча урнашкан “Студенческая” 4 нче шәһәр поликлиникасы базасында яшьләргә карата дустанә карашлы “ВУЗ” дип аталган һәм репродуктив сәламәтлек, психологик ярдәм буенча консультатив, мәгълүмати һәм дәвалану буенча хезмәт күрсәтеләчәк беренче клиника ачыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
Аерым алганда, акушер-гинеколог, уролог, психолог кебек белгечләр консультацияләр уздырачак, хезмәт исә бушлай була һәм сер итеп сакланачак. Шулай итеп, Казанның һәрбер студенты “ВУЗ” яшьләргә карата дустанә клиникасында профилактик тикшеренү уза, үзенә яраклы контрацепция чарасы сайлый, җенси юл белән йога торган инфекцияләрне, ир-егетләрнең репродуктив системасына кагылышлы һәм гинекологик авыруларны дәвалау буенча киңәшләшә, тагын психологик консультация ала.
Клиникага алга таба волонтерларны җәлеп итү күздә тотыла. “Аэлита” берләшмәсенең “Равный Равному” волонтерлык командасы ярдәмендә анда тренинглар, сәламәт тормыш алып бару мәсьәләләре буенча акцияләр уздырылыр дип ниятләнә.
“Студенческая” 4 нче шәһәр поликлиникасы хәзерге вакытта иминиятләштерү полисы буенча 71,7 меңнән артык егет һәм кызга медицина хезмәте күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз