Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Вознесение трактының дублер юлы ачылды
Бүгеннән Казанда Вознесение тракты дублеры буенча юл хәрәкәте ачылды. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дублер юл Иман урамыннан Глушко урамына кадәр бара. Бу юл төзелеше турында шәһәр хакимиятләре быелның июнендә хәбәр иткән иде.
Яңа юл ачылганнан соң җәмәгать транспорты маршрутлары да үзгәрергә тиеш. Бу үзгәрешләр турында мэриядә якын арада сөйләргә вәгъдә итәләр.
Мэрия вәкиле Телеграм-каналында язганча, Җиңү проспекты астындагы төшү-менү борылышлары киләчәктә проспект буенча алгарак, Глушко урамы тирәсендә булачак.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Вознесение трактының түләүле өлеше быелның ахырына әзер булачак. Шул ук вакытта трактның бер өлешендә өч атнага диярлек хәрәкәт чикләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз