news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Вознесение трактының беренче участогы ел ахырына кадәр ачылачак

2023 елда Татарстан башкаласында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесение трактының беренче участогы ачыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Совет районында шәһәр өчен мөһим магистраль - Вознесение тракты төзелә. Юл Мамадыш трактын бушату миссиясен үтәргә тиеш, ул үзенә янәшәдәге торак микрорайоннардан трафикны кабул итәчәк», - дип аңлатты Куляжев.

Аның сүзләренчә, Вознесение трактының гомуми озынлыгы 12 километр чамасы.

«Объекттагы эшләр югары темплар белән алып барыла һәм агымдагы ел ахырына Җиңү проспектыннан Гвардия урамына кадәр 4 километр участокта юл хәрәкәтен ачарга планлаштырабыз», - дип йомгаклады Игорь Куляжев.

news_right_1
news_right_2
news_bot