news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин

Автомобиль юлын Казанның Совет районында Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр төзиячәкләр.

Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.

«Проектлау башлана. Хәзер проектның экспертизасы тәмамлана. Якын арада Дәүләт экспертизасынннан уңай бәяләмә алырбыз дип ышанам. Аннары финанслауны карарга кирәк. Республикада һәм гомумән ил буенча икътисади вазгыять мөмкинлек бирсә, киләсе елда төзелеш башланырга да мөмкин», — дип белдерде Игорь Куляжев.

Автомобиль юлын Казанның Совет районында Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр төзиячәкләр. Өч полосалы трасса 4,1 км озынлыкта булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot