Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Восстание урамында җәяүлеләр кичүендә самокаттагы 11 яшьлек баланы машина бәргән
Казанда Восстание урамындагы җәяүлеләр кичүендә 59 яшьлек машина йөртүче самокаттагы баланы бәрдергән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, инцидент дүшәмбе якынча 13:00 сәгать тирәсендә булган.
Машина йөртүче сөйләгәнчә, ул светофорның яшел сигналы кабынганнан соң кузгалып киткән. Бу мизгелдә автомобиль механик самокатта җәяүлеләр кичүе аша ашыкмый гына чыгып барган 11 яшьлек малай белән бәрелешкән.
Бәрелешү аркасында бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, Казанның Мәскәү районында яшәүче малайны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз