Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда воркаут буенча ярышларда җиңүчеләрне акчалата призлар көтә
Яшьләр көнен өч көн бәйрәм итү спортның ишегалды төрләре буенча турнир белән ачылачак
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Казанда Яшьләр көнен өч көн бәйрәм итү күздә тотыла. Спортның ишегалды төрләре буенча турнир белән башлана ул, дип хәбәр итәләр шәһәрБашкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетыннан.
Воркаут буенча ярышлар 25 июнь көнне сәгать 12дә Кремль яр буенда уздырыла. Конкурс 2 юнәлештә алып барылачак: әзерлеклеләр өчен воркаут-баттл һәм килгән кунаклар өчен турникта тартылу (ярышларга егетләр дә, кызлар да кертелә). Иң көчлеләр акчалата призлар белән бүләкләнә. Ярыш программасында катнашыр өчен Казандагы воркаутның рәсми төркемендә якынча теркәлү узарга кирәк: http://vk.com/gwkzn. Спорт программасыннан тыш, тамашачыларны шәһәрнең иң яхшы студентлар коллективларының иҗат номерлары, күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар көтә.
19ы Химиклар Мәдәният йорты паркында кичке 5тә күнегүләр була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз