news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Volunteers’ Academy-2014” бөтенроссия белем бирү лагере эшли

РФнең 20 төбәгеннән волонтерлар хәрәкәтенең 100 ләп лидеры Спортның су төрләре буенча 2015 елгы Дөнья чемпионаты волонтерлык программасы белән таныша

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә “Volunteers’ Academy-2014” бөтенроссия белем бирү лагеренда Россиянең 20 төбәгеннән волонтерлар хәрәкәтенең 100 ләп лидеры 2015 нче елда булачак Спортның су төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионаты волонтерлык программасы белән таныша һәм аны федераль дәрәҗәдә уңышлы гамәлгә ашыру буенча планнар төзи. Лагерьның тантаналы ачылышы 16 нчы сентябрьдә узган. Бу хакта Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәрәфле кунак буларак тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында волонтерлык программасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган Лариса Сулима катнашкан. Ул киңкүләм проектларны тормышка ашыру өстендә эшләгәндә командада эшләүнең әһәмиятен ассызыклап үткән. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә бөтенроссия һәм халыкара спорт проектлары төбәкара хезмәттәшлек өчен яхшы җирлек булып тора. 2015 нче елда булачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казандагы Универсиада, Сочидагы Олимпиададан соң, киңкүләм спорт чаралары эстафетасын дәвам иттерә. Лагерьда катнашучыларны сәламләп, Лариса Сулима аның вәкилләренә һөнәри уңышлар теләде.

Лагерьда катнашучылар, шулай ук, Спорт проектлары Башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эш буенча департаменты командасы белән танышты. Аларга ел дәвамында волонтерлар делегациясен чемпионатка әзерләү барышында бергәләп хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк. Белем бирү программасы кысаларында департамент хезмәткәрләре барлык этапларда волонтерлар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Лагерьда катнашучыларга “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы федераль проекты (ГТО) программасы да презентацияләнгән.

“Volunteers’ Academy-2014” лагереның белем бирү программасы спорт программасына, җәлеп ителәчәк объектларга, тукландыруны, яшәүне, куркынычсызлыкны тәэмин итү механизмнарына, мәдәни программа үзенчәлекләренә багышланган блокларны үз эченә ала. Гомуми белем бирү курсларыннан тыш, махсуслашкан курслар да узачак: министрлык һәм ведомство вәкилләре, волонтерлык үзәкләре җитәкчеләре лагерьда катнашу нәтиҗәләре буенча, 2014 нче елның сентябреннән 2015 нче елның июленә кадәр бердәм эш планын формалаштырачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100