news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Волков урамындагы Сәйдәшев яшәгән йортны 99 млн сумга сатуга куйганнар

Казанның Вахитов районында Волков урамындагы борынгы йортны сатуга чыгардылар. 390 кв.м мәйданлы объект һәм 14,4 сутый җир кишәрлеге өчен 99 млн сум сорыйлар. Бу хакта сату-алу интернет-сервисында чыккан белдерүдән билгеле булды.

Сүз өч кат биеклегендә кирпечтән төзелгән һәм агач белән тышланган 1892 елгы бина турында бара. Ул Достоевский һәм Щербаков тыкрыгы урамнарыннан ерак түгел урнашкан.

Белдерүдә язылганча, бу йортта 10 бүлмә бар, әмма бинага ремонт кирәк. Хәзерге вакытта барлык бүлмәләр иске мебель һәм техника белән җиһазландырылган.

Шунысы кызык, бу бина мәдәни мирас объекты булып тора. Моннан тыш, 1906-1908 елларда анда шагыйрь Велимир Хлебников, ә 1929-1931 елларда композитор Салих Сәйдәшев яшәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot