news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда волейболчылар Җиңүнең 75 еллыгы кубогын уйнатачак

Эпидемиологик вәзгыять аркасында Җиңүнең 75 еллыгы кубогы матчлары буш трибуналар белән узачак.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). 24нче августтан 26нчы августка кадәр Казанда волейболчылар Җиңүнең 75 еллыгы кубогын уйнатачак. Хәйрия турнирында Туомас Саммелвуо җитәкчелегендәге Россия җыелма командасы һәм 2019/2020 ил чемпионаты призерлары - Новосибирскиның «Локомотив», Казанның «Зенит» һәм Кемеровның «Кузбасс» командасы катнашачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эпидемиологик вәзгыять аркасында Җиңүнең 75 еллыгы кубогы матчлары буш трибуналар белән узачак.

Иганәчелек активацияләреннән һәм иганәләрдән алынган акчалар «Буыннар хәтере» хәйрия фондына тапшырылачак, аның төп бурычы - хәрби хәрәкәтләрнең ветераннарына адреслы югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot