news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда волейбол буенча студентлар турниры уза

Бүген ТДГПУның спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар уза

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТРда студентлар спорты декадасы кысаларында ТДГПУның спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар уза.
Волейбол буенча турнирда барлыгы 16 ир-атлар һәм 14 хатын-кызлар командасы катнаша. Ир-атлар турнирында КАИ һәм КДУ җыелма командалары “бронза” өчен көрәшәчәк, КХТУ һәм КДААУ командалары - “алтын” өчен, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100