news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда волейбол буенча Россия кубогы ярымфиналының соңгы уеннары уза

"Зенит" командасы бүген Красноярскиның "Енисей" волейболчылары белән уйный.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанда ир-егет волейбол командалары арасында Россия кубогы ярышларының ярымфинал этабын төгәлләү өчен соңгы тур уеннарын гына уздырасы калды.

Казанның “Зенит” волейболчылары ике уенны да җиңү белән төгәлләде. Кичә Владимир Алекно шәкертләре Уфаның “Урал” командасыннан өстен чыкты – 3-0 (25:18, 25:23, 25:16). Ә икенче пар очрашуында “Енисей” волейболчылары “Дагыстан” клубын отты – 3-0 (25:23, 25:19, 25:22).

Шулай итеп, ике тур уеннан соң “Зенит” 6 очко белән 1 нче урынга урнашты. “Енисей” белән “Урал”ның 3әр очкосы бар, ә “Дагыстан” очко җыя алмады.

Башкаланың “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә бүген Казанның “Зенит” командасы Красноярскиның “Енисей” (17.30 сәгатьтә), Махачкаланың “Дагыстан” волейболчылары Уфаның “Урал” клубы белән (15.00 сәгатьтә) көч сынашачак.

Россия кубогының “Дүртлек финалы”на төркемдәге бер команда гына чыга. Беренче урынны кулдан ычкындырмас өчен “Зенит”ка бүгенге уенда бер партиядә җиңү дә җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100