news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда волейбол буенча дөнья чемпионатына волонтерлар җыя башлыйлар

Һәр волонтер экипировка комплекты, истәлекле сувенир продукциясе һәм оештыручы шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы алачак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионатының волонтерлык программасы старт ала. Волейбол мундиале матчлары быел Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак.

Турнирны әзерләүдә 18 функциональ юнәлеш буенча 3500 дән артык волонтер катнашачак (тамашачылар белән эшләүдән һәм тантаналар уздырудан алып массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеккә һәм лингвистик хезмәтләр күрсәтүгә кадәр). Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Кандидатларны сайлап алуны оештыручы шәһәрләрдәге төбәк волонтерлык үзәкләре үткәрәчәк. Волонтерларга инглиз телендә сөйләшүче һәм командада эшли белүче балигъ булган яшьтәге кандидатлар кушыла алачак. Аларга июнь–июль айларына планлаштырылган гомуми укуларны, шулай ук август аенда узачак функциональ һәм объектка караган тренингларны узарга туры киләчәк.

Һәр волонтер экипировка комплекты, истәлекле сувенир продукциясе һәм оештыручы шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы алачак. Барлык иреклеләр дә сменаның беренче көненнән башлап иминиятләштереләчәк. Сменалар вакытында спорт объектларында ашату да каралган, ә чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән ирекле ярдәмчеләр өчен яшәү урыны оештырыла.

Волонтерлар командасында булырга теләүчеләргә volley2022.ru/volunteers оештыру комитеты сайтында гариза калдырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Чемпионатка әзерлекне һәм волонтерлык программасы турында актуаль мәгълүматны @Russia2022 социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин.

Волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионаты 2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калининградта, Ярославльдә, Казанда, Екатеринбургта, Уфада, Новосибирскида, Кемеровода, Красноярскида узачак. Анда 24 милли җыелма команда чыгыш ясаячак. Турнир форматы ике төркем этабын һәм Мәскәүдә «Алтылык финалы»н күздә тота, аның нәтиҗәләре буенча яңа дөнья чемпионы билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100