news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Водоканал” күрсәтәчәк коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Бу исә “Водоканал”ның 2010-2012 елларга кабул ителгән инвестицион программасын гамәлгә ашыру өчен мөһим

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Киләсе ел башыннан кулланучылар өчен Казанда “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе күрсәтәчәк коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак, шулай да, аның гомуми үсеше ТР Тарифлар буенча комитеты раслаган муниципаль берәмлекләр өчен индекслар чикләрен узмаячак.

 

Бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә әлеге мәсьәлә буенча шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Алексей Фролов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, кулланучыларга тарифлар су белән тәэмин ителеш буенча 1 куб метры 2010 елның 1 гыйнварында 0,74 сумга, 2011 елның 1 гыйнварында 0,98 сумга, 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр 0,98 сумга, шулай ук су бүленеше хезмәте буенча  2010 елның 1 гыйнварында 1,20 сумга, 2011 елның 1 гыйнварында 1,03 сумга һәм 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр 0,93 сумга артачак.

 

Болар барысы да “Водоканал”ның 2010-2012 елларга кабул ителгән инвестицион программасын гамәлгә ашыру өчен мөһим. Программа кысаларында яңа төзелә торган торак районнарга су бүлеп бирү һәм су белән тәэмин итү өчен мөмкинлекләр һәм инженерлык коммуникацияләр белән тәэмин итү, Иделдән су алу корылмаларын реконструкцияләү, канализацияләрнең насос станцияләрен һәм канализацияләрнең биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү, насос станциясе һәм коллектор салу, канализация коллекторының авария хәлендәге урыннарын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Финанслау Европа реконструкция һәм үсеш банкы заемнары белән “Водоканал”ның үз хисабына гамәлгә ашырыла, соңгысына су белән тәэмин ителеш, су бүленеше системаларына ялгау өчен кулланучылардан җыеласы акча, югарыда әйтелгән тарифларга инвестицион өстәмәләр, амортизация исәбенә чигерелгән сумма  да керә.

 

Аерым алганда, киләсе 3 елга каралган инвестицияләрнең гомуми күләме 1,436 млрд. сумнан артык булып, шуның 654 млн. сумын тарифларга өстәмәләр, 110 млн. сумын Европа реконструкция һәм үсеш банкыннан алынасы заем, 622 млн. сумнан артыгын су бүленеше һәм су белән тәэмин ителеш челтәрләренә тоташтыру өчен керәсе акча, 50 млн. сумын амортизация исәбенә чигерелгән сумма тәшкил итәчәк.

 

Депутатлар исә әлеге тәкъдимне бер тавыштан кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100