Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда внедорожник әйләнеп капланган
Юл-транспорт һәлакәте Җиңү Проспекты һәм Губкин урамы чатында булган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда внедорожник җиңел машина белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Бүген иртән Җиңү Проспекты һәм Губкин урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар фотосында юл-транспорт һәлакәтендә ике джип һәм ике җиңел машина катнашканлыгы күренә. Джипларның берсе әйләнеп капланган.
«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләүләренчә, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә «Ленд Крузер» һәм «Дэу Матиз» бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң внедорожник әйләнеп капланган һәм тагын бер җиңел машинага барып бәрелгән. Җиңел машина, үз чиратында, икенче бер внедорожникны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Матиз» машинасы йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз