news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Владимир Путинны хуплап имза җыю дәвам итә

Яңа елда соң Татарстан башкаласында Россия Президентын сайлауда үз-үзен кандидат итеп күрсәткән Владимир Путинны хуплап имза җыю пунктлары яңадан эшли башлады. 23 декабрьдән алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге сәүдә үзәкләрендә оештырылган.

Бүген имза җыю урыны итеп «Парк-хаус» сәүдә үзәге сайланган иде. Республиканың зур сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк.

Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлар җәмгыяте вәкиле, ТР Иҗтимагый палатасы җәмәгать эксперты Марат Кадыйров Владимир Путин сәясәтен хупларга беренче булып килде. Ул Россия лидерын «сүз һәм эш кешесе», илне яңадан торгызган һәм ныгыткан җитәкче дип атады.

Балигъ булган һәркем Владимир Путинны хуплап имза калдыра ала, үзең белән паспорт алып килергә кирәк. Волонтерлар имза кую кәгазьләрен дөрес итеп рәсмиләштерергә булыша. Әлеге процедура нибары биш минут вакытны ала.

Ил халкы Россия Президентын быел сайлаячак. Тавыш бирү өч көн (15-17 март) дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot