news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Владимир Ленинның туганнары булып китте

Татарстан башкаласында Ленинның энесе – Дмитрий Ульяновның оныгының улы Татарстан Милли музеенда булды.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Казанда Владимир Ленинның туганнары булып китте. Мәскәүдән Казанга Владимир Ленинның энесе  – Дмитрий Ульянов ягыннан туганнары шәһәрләр буйлап сәяхәт вакытында килгән. Алар данлыклы туганнары Владимир Ленин яшәгән һәм эшләгән шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыккан. Бу хакта “Вести КАМАЗа” басмасы хәбәр итә.

Дмитрий Ульяновның оныгының улы Александр хатыны һәм улы белән Татарстан Милли музеенда булган. Аларны биредә Казан татарларының ювелир бизәнү әйберләре, патшабикә Екатерины II каретасы, шулай ук XIX гасыр азагында Иделдән тотылган бик зур кырпы балыгы карачкысы кызыксындырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot