news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Владимир Кочунов күргәзмәсе ачыла

Иртәгә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссам Владимир Кочуновның 80 еллыгына багышланган шәхси күргәзмә ачыла

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссам Владимир Кочуновның 80 еллыгына багышланган шәхси күргәзмә ачыла.
Владимир Кочунов 1929 елда Владимир өлкәсе Ковров шәһәрендә туа. 1953 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлый. 1992 елдан – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның хезмәтләре Мәскәү, Ковров, Казан, Әлмәт музейларында, Россия, Аурупа шәхси тупланмаларында саклана. 80 яшь тулуга карамастан, рәссам иҗат итүне дәвам итә. Аның җәйге һәм кышкы табигать күренешләре, борынгы рус архитектурасы һәйкәлләре сурәтләре рәсем сәнгате сөючеләрен әле дә дулкынландыра.
Иртәгә экспозициядә авторның 140ка якын әсәре тәкъдим ителәчәк. Владимир Кочуновның иҗатында зур урынны натюрмортлар алып тора. Күргәзмәдә аларны да күреп булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100