Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Россия тәмнәре» фестивалендә масштаблы күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк
Россия эстрадасы легендасы Ирина Салтыкова һәм популяр рэп башкаручы Slame «Россия тәмнәре х Тәмле Казан» гастрофестиваленең төп музыкаль хедлайнерлары буларак чыгыш ясаячак. Бу хакта булачак вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә Казанның туризмны үстерү комитетының креатив советы әгъзасы Артур Карапетян белдерде.
Карапетян яңартылган күңел ачу программасының масштабын ассызыклады: «Без сәхнәне зурайттык. Димәк, быел музыкаль артистлар да күбрәк булачак. Без тулы бер мультимедияле фестиваль әзерлибез! Салтыкова һәм Slame чыгышлары төп сәхнәдәге һәр көннең кульминациясе булачак», - дип билгеләде ул.
Салтыкова 12 июльдә, ә Slame фестивальнең икенче көнендә – 13 июльдә чыгыш ясаячак.
Хедлайнерлардан тыш, кунакларны яшь артистлар һәм диджейлар чыгышлары көтә. Фестивальнең музыкаль өлешен шулай ук Scratch DJ School мәктәбе, Yammy Music лейблы артистлары (Anileda, Beku, Алия Нур, Ralfkon, 2IZI), Custom резидентлары да бизәячәк.
Бу атнаның ялларында, 12-13 июльдә, «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда бөтен илдән кунаклар җыелачак. Биредә беренче мәртәбә «Тәмле Казан» локаль проекты белән берләшкән «Россия тәмнәре» федераль фестивале узачак. Чара «Татарстанда җәй» проекты афишасының якты ноктасы булачак. Биредә Кырымнан Якутиягә кадәр 40 төбәктән 120дән артык катнашучы җыелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз