news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда VK Fest тантанасында яшь пар өйләнеште

VK Fest фестивале кысаларында Казанда «Идел» татар сәхнәсендә фестиваль тарихында беренче тапкыр никахлашу тантанасы узды. Иркутскидан Елизавета һәм Татарстаннан Зөлфәт яңа өйләнештеләр.

Пар өч ел элек «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышкан. Аларның беренче очрашуы Казанда узды. Парны уртак кызыксынулар берләштерә: сәяхәткә, тизлеккә һәм бигрәк тә мотоциклларга мәхәббәт.

Рәсми өлешне уздыру өчен сәхнәгә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе вәкиле Гүзәл Мөхетдинова чакырылды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева парны сәхнәдән котлады.

«Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сезнең гаиләгезнең тууы белән котлыйм. Зөлфәт белән Лиза, бүген VK Fest мәйданчыгында бар кеше дә сезнең гаиләгез барлыкка килгәнен белде. Уңышларыгыз артсын, һәрвакыт бәхетле булыгыз. Бүген бөтен VK Fest сезнең белән бергә. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар», - диде Ләйлә Фазлыева.

news_right_1
news_right_2
news_bot