news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Вируслар белән тормыш» мультимедияле күргәзмәсе 28 августка кадәр ачык булачак

Казанда Политехник музейның Россия галимнәре катнашында эшләнгән «Вируслар белән тормыш» мультимедияле күргәзмәсе 21 июльдән эшли башлаган. Анда 28 августка кадәр бушлай кереп булачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект Ростех дәүләт корпорациясенең Илкүләм иммунобиологик компаниясе белән берлектә оештырылган.

Бүген Татарстан эпидемиологлары республика Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов җитәкчелегендә вируслар белән көрәшкә багышланган күргәзмәдә катнаша.

«Вируслар белән тормыш» күргәзмәсе кешелекнең вирус һәм инфекцияләр белән көрәше турында гади тел белән аңлата. Күргәзмәнең шактый өлеше COVID-19 пандемиясенә һәм кешелекнең яңа куркынычка ничек каршы торырга өйрәнүенә багышланган. Мәгълүмат җитмәгәнлектән кешеләр һаман да вакцинация кирәклегенә шикләнә. «Вируслар белән тормыш» күргәзмәсендә күп кенә куркыныч авыруларга каршы көрәштә прививкалар иң нәтиҗәле ысул турында мәгълүмат бар.

Күргәзмә башта Мәскәүдә ВДНХ да узган. Дүрт ай эчендә аны 30 меңнән артык кеше килеп караган. 2023 елның февраль азагына кадәр күргәзмәне Россиянең бик күп шәһәрләрендә оештырачаклар.

Казанда күргәзмә 28 августка кадәр эшләячәк. Мультимедияле контентлы залларда Политехник музейның коллекциясе предметларын цифрлаштырылган рәвештә күреп булачак. Мәсәлән, QR-кодлар аша уникаль микроскоп үрнәкләре белән танышырга мөмкин. «Россия – минем тарих» тарихи паркының ике кинозалында эчтәлекле видеолар, шул исәптән галимнәр белән әңгәмәләр тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100