news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Виктор Колотов истәлегенә футбол турниры була

«Рубин»ның легендар ярымсакчысы, Киев «Динамо» сы һәм СССР җыелма командасының капитаны быел 70 яшь тулыр иде.

Казанда Виктор Колотов истәлегенә футбол турниры була
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). 13 сентябрьдә Казанда ветераннар командалары арасында Виктор Колотов истәлегенә багышланган XVIII традицион Халыкара футбол турниры старт ала.  Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан «Рубин» ының легендар ярымсакчысы, Киев «Динамо» сы һәм СССР җыелма командасының капитаны быел 70 яшь тулыр иде. Аның истәлегенә багышланган турнир 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә. Гадәттә ул Яшел Үзәндә уза, анда Колотов үзенең профессиональ карьерасын башлаган. 2004 елда Яшел Үзән Татарстан командалары белән беррәттән СССР ветераннары җыелма командасын һәм Киев «Динамо» сын кабул итә.

Футболчының 70 еллыгы елында турнир Казанның Үзәк стадионында узачак. Анда Россия, Беларусь, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай ветераннары, шулай ук «Рубин» футбол клубы җыелма командалары катнашачак.

Татарстан кунаклары составында – СССР һәм Россия чемпионнары, милли җыелма командалар өчен уйнаган футболчылар: Александр Мирзоян, Сергей Кирьяков, Юрий Ковтун, Валерий Шмаров, Дмитрий Кузнецов, Юрий Пудышев, Игорь Белов, Сергей Штанюк, Александр Лухвич. Александр Мирзоян, Юрий Пудышев һәм Игорь Беловка СССР чемпионатлары матчларында футбол кырында Колотов белән очрашырга туры килде.

Татарстан командалары өчен Чаллы футболы легендалары Владимир Барышев һәм Роберт Евдокимов, Рубин уенчылары Анатолий Распусков, Рубин Равилов, Илдар Гарифуллин, Вадим Потапов, Андрей Князев, Владимир Бәйрәмов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Футбол матчларыннан тыш, чара барышында яшь футболчылар өчен Россия һәм Беларусь җыелма командалары уенчыларының ике мастер-классы да булачак. Турнир 13 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә ачыла, ә Россия һәм Беларусь җыелма командасы уенчыларының мастер-класслары 14: 00 сәгатьтә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100