news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда VIII Саматов укулары узачак

Татарстан Диния нәзарәте оештырган чарада Россиянең күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте VIII Саматов укуларын оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен уза торган укулар быелның 16 ноябрендә Россия ислам институтында үтәчәк. Конференция Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла.

Әлеге чарада Россиянең күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак.

Саматов укуларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Президент аппараты, Дәүләт Советы вәкилләре, шулай ук Россиянең татарлар, мөселманнар яшәгән башка төбәкләреннән дин әһелләре, мөфтиләр чакырылган. Аерым алганда, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хәзрәт Сәфиуллин, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, остазның улы Таһир хәзрәт Саматов катнашачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы, Милли Шура, Татарстан Язучылар берлегеннән киләчәк җитәкчелек вәкилләре Габделхак хәзрәт Саматовның мирасын өйрәнү һәм файдалану турында сөйләячәк, хатирәләре белән уртаклашачак. VIII Саматов укуларында Татарстан дини уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр, уку йортларының җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Чара кысаларында шулай ук күркәм дини–милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) – XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул — татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100