news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда VIII Криптофорум ачылды

Казанда криптовалютага, майнингка, блокчейнга багышланган VIII Криптофорум старт алды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Цифрлы үсеш министры Илья Начвин чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, беренче форум 2022 елда узган, ул вакытта бу өлкәдә бернинди җайга салу да булмаган. Шуннан бирле мондый очрашулар нәтиҗәсендә тармакны норматив-хокукый җайга салу мәсьәләләрендә алга китеш булды.

«Республика хөкүмәте бу мөнәсәбәттә криптовалюта, майнинг, блокчейн, чик буе түләүләре мәсьәләләрендә дәүләт җайга салуы күзлегеннән чыгып кыю чыгыш ясарга әзер. Фикер алышуга әзер, мондый мөмкинлекләрне һәрвакыт бирергә әзер», - дип ассызыклады Начвин.

news_right_1
news_right_2
news_bot