news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уздырыла

15 -17 октябрь көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уздырыла. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио җурналистлары, блогерлар катнашыр дип көтелә. Өч көн дәвамында форум делегатлары кызыклы программа буенча эшләячәкләр.

Форум кысаларында Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу, ШАЯН ТВ, ТАТМЕДИАда остаханәләр уздыру, Арча районында танылган шәхесләр эзләре буйлап сәяхәт кылу каралган.

Шулай ук «Хәбәр» Бөтенросия конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot