news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Вьетнам базарында янгын 4,5 мең кв метр мәйданга зыян китергән

Объект хәзер дә саклана

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вьетнам базарында янгын чыгу нәтиҗәсендә өч сәүдә корпусы янган, янгын 4 мең кв. метрдан артык мәйданга зыян китергән, дип белдерде бүген иртән ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

“Янгын чорнап алган мәйдан 4654 кв. метр тәшкил иткән”, - дип искәрттеләр “Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерүчеләр электр техникасы сәбәбе һәм ут белән сак эш итмәү, дип фаразлый.

Янгын чыгу турында хәбәр килгән вакыттан алып, хәзергә кадәр зыян күргән объектны полиция хезмәткәрләре саклый.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, кичә һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә тикшерү-оператив төркем, шулай ук 4 ЮХИДИ экипажы, полициянең патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны җибәрелгән. Моннан тыш, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре якындагы территорияне сак астына алган. Гомумән, янгын урынында җәмәгать тәртибен 100 дән артык полиция хезмәткәре саклаган. Кичә көндез һәм кич хокук саклау органнары алдына, янгын чыккан объектка, базар территориясендә сәүдә мәйданчыкларын арендага алган һәм үз милекләрен саклап калырга омтылган эшмәкәрләрне кертмәү бурычы куелган иде.

“Төнлә дә биредә җәмәгать тәртибе һәм товар-матди кыйммәтләр сакланды”, - дип белдерделәр “Татар-информ” МА на хокук саклау органнарында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100