Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Вьетнам базары үз эшен яңадан башлап җибәрә
“Витарус” базары өч катлы бинада урнашкан
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда бүгеннән Вьетнам базары (“Витарус” ҖЧҖ) үзенең эшен дәвам итә, дип белдерде Совет районы хакимияте матбугат хезмәте.
“Витариус” базары эшмәкәрләр һәм сатып алучылар өчен барлык шартлар булдырылган яңа өч катлы бинада урнашкан. Элек бу бина күп функцияле склад булып торган, соңрак сәүдә мәйданчыклары өчен махсус җиһазландырылган.
Мәгълүм булганча, “Витариус” ҖЧҖ базарында 13 октябрь көнне булган янгын нәтиҗәсендә, 1190 сәүдә урынының 960ы янып, йөзләгән Казан эшмәкәре товарларыннан һәм эш урыннарыннан колак какты.
Казан мэры Илсур Метшин янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итүне оештыру мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә, аларга яңа эш урыннары әзерләргә кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз