news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Вьетнам базары яна

Янгын сүндерү хезмәткәрләре һәлакәт урынында

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вьетнам базарына янгын сүндерүчеләр килде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин белдергәнчә, Журналистлар урамы, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан павильон яна. “Һәлакәт урынына өченче дәрәҗә катлаулылык буенча 10 автоцистерна җибәрелде”, - дип билгеләп үтте ул.

Һәлакәт нечкәлекләре ачыклана.

Искәртеп узабыз, кичә кич Казанның Авиатөзелеш районы Дементьев урамында “Каравай” сәүдә комплексының икенче катында янгын чыккан иде. Янгын 2,4 мең кв. метр мәйданга зыян китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot