news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ВИЧне 10 кеше йоктырган

24-30 май көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 25 очрагы теркәлгән

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 24-30 май көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 25 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 10, Яр Чаллыда – 7, Әлмәт районында – 4, Түбән Кама районында - 2 очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 2 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.




news_right_1
news_right_2
news_bot