Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды
Форум 17 июньгә кадәр дәвам итә.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды. Онлайн-дәресләр ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың катнашучыларны сәламләвеннән башланып китте.
«Бу форум — яңа идеяләр эзләү мәйданы. Быелгы үзенчәлекле ел театр җәмәгатьчелеген шактый кыен хәлгә куйды. Әлеге кыенлыкларны берләшеп кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Һәр кризис безне катлаулы шартларга куя — тик әлеге шартлар үзгәрешләргә, үсешкә дә илтә ала», — диде министр.
Ул онлайн-трансляцияләр һәр театр аудиториясен шактый киңәйтүе турында әйтте. Бу виртуаль дөньяны әле аңлап бетерергә кирәк. Форумга уңышлар телим! Яңа идеяләр һәм алга бару теләге булганда, бу эшне булдырып чыгарбыз!», — диде ул.
Катнашучыларны форумның сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Колумбиядән Дель Валье Университеты Театр Сәнгате кафедрасы профессоры Алехандро Гонсалес Пуче һәм башка педагоглар сәламләде.
Беренче көнне актерлык осталыгы, сәхнә теле, пластика, театр педагогикасы, театраль тәнкыйть дәресләре үтте. Онлайн дәресләрдән соң катнашучылар «Сүнгән йолдызлар» спектакленең видеоязмасын карый алдылар.
- Форум 17 июньгә кадәр дәвам итә. 15-17 июньдә VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белемнең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз