news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда VI Халыкара Алтын Урда Форумына чит ил кунаклары көтелә

Алтын Урда Форумыннан соң Татарстан рәссамнарының “Алтын Урданың мирасы” күргәзмәсе ачылачак.

Казанда VI Халыкара Алтын Урда Форумына чит ил кунаклары көтелә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ, Гөлия Хәсбиуллина). 2019 елның 26-28 июнь көннәрендә Казанның Тарих институтында узачак VI Халыкара Алтын Урда Форумында йөздән артык галим кабул ителәчәк. Әлеге форумга уннан артык илдән катнашучылар җыелачак. Җәй көне Алтын Урда юбилеена кагылышлы башка чаралар да көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тарихчы Илнур Миргалиев сөйләде.

  • Илнур Миргалиев – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты.

VI Халыкара Алтын Урда Форумында Россиянең төрле төбәкләреннән, Кытай, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Япония, Финляндия, Венгрия һәм башка илләрдән кунаклар көтелә.

Быел Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча 2019 елда юбилейга багышланган чаралар һәр идарәчелек тарафыннан үткәрелергә тиеш. Без фәнни яктан җавап бирәбез”, – диде тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.

VI Халыкара Алтын Урда Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үтәчәк. Илнур Миргалиев Алтын Урдага багышланган түгәрәк өстәлләр Кыргызстанда, Казахстанда һәм Төркиядә дә үткәрелүе турында әйтте. “Чаралар иң беренче булып Казанда уза башлады, иң беренче һәм иң җитдиләре”, – дип аңлатты ул.

26-28 июнь көннәрендә узачак VI Халыкара Алтын Урда Форумыннан соң 29 июнь көнендә Иске Казанда Татарстан рәссамнарының “Алтын Урданың мирасы” күргәзмәсе ачылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100