news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ветеринарлар эт һәм мәчеләрне түләүсез караячак

Бу атнада башкалада йорт хайваннарына диспансеризация уздыру буенча күчмә ветеринария станциясе хезмәт күрсәтә башлый.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Казанда йорт хайваннарына диспансеризация уздыру буенча 25 октябрьдән күчмә ветеринария станциясе эшли башлаячак. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эт һәм мәчеләре булган кешеләр аларны ветеринарларга түләүсез күзәтүгә алып килә алалар. Белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге дә бар.

Казанда күчмә ветеринария станциясе машинасы 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Табибларның йорт хайваннарын шәһәрнең 18 мәйданында күзәтүе планлаштырыла.

Ветеринарларга килү өчен алдан язылу таләп ителми.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot