news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ветераннар госпитале базасында сырхауханә ачылды

Казанда ветераннар госпитале базасында сырхауханә ачылды

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Киләсе ел башыннан Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары медицина тикшерүләрен һәм дәвалануны бер үк җирдә – Казанның Исаев урамындагы Сугыш ветераннары госпиталендә уза алачак. Бүген биредә тантаналы рәвештә ветераннар өчен Консультация-диагностика сырхауханәсе ачылды. Әлеге тантанага күпсанлы кунаклар – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Казан шәһәре башкарма комитеты, Иҗтимагый палата вәкилләре һ.б. килгән иде.

Башкалада 1999 елдан күппрофильле хастаханә базасында сугыш ветераннары госпитале ачылу Казанда яшәүче ветераннарга хастаханәгә ятып югары квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге тудырган иде. Әмма поликлиника белән хастаханәнең бер бинада булмавы гына авыруларга җайсызлык тудырды. Госпитальгә дәвалануга керү өчен юллама алу, тикшерелү узу өчен ветераннарга тору урыны буенча теркәлгән сырхауханәләргә, Горький урамындагы ветераннар сырхауханәсенә барырга кирәк иде. Менә, ниһаять, аларның сабырлыклары бәяләнде. Быел Россиянең күпчелек төбәкләре үрнәгенә ияреп Татарстанда да ветераннар поликлиникасын ветераннар госпитале белән берләштерү турында карар кабул ителгән иде. Госпиталь территориясендә бүген яңартылып ачылган сырхауханә шуның гамәлгә ашуы.

«Киләсе елда биредә ветераннарга хезмәт күрсәтү тулы көченә башланып китсен дип, без сырхауханәне бу ел бетәргә санаулы гына көннәр калып барса да ачарга булдык». Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада үзенең чыгышын әнә шулай дип башлады. Аның сүзләренә караганда, сырхауханә белән стационарны бер җирдә –госпитальдә берләштерү сугыш һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын күтәрәчәк. Шушындый заманча җиһазландырылган бердәм дәвалау-диагностика комплексы булдыру сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү юлында җитди бер адым булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, госпитальләрне финанслауның бер өлешен – медицина җиһазлары, медикаментлар, кайбер махсус техника белән тәэмин итүне федераль үзәк үз өстенә ала. «Бу ярдәм һәм ихтирам күрсәтүнең мөһим юлы. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны зур тизлекләр белән кими бара. Безнең – дәүләт хакимияте, муниципаль органнар вәкилләренең, табибларның бурычы– шушындый ук тизлектә аларга булган игътибарны һәм ярдәмне арттыру», – дип белдерде парламент җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда госпиталь бинасында ремонт эшләрен дәвам итәргә, территориясен төзекләндерергә кирәк булачак. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, сугыш ветераннары госпитале дәүләт учреждениесенә капиталь ремонт үткәрү өчен 6 миллион сум акча бүлеп биреләчәге турында хәбәр итте.

Шәһәр җитәкчелеге дәүләт хакимияте органнары белән хәзер бу үзәккә медицина ярдәме алырга килүне мөмкин кадәр җайлырак итү юлларын эзли. Бу эшне Казан районнарында ветераннарны илтү өчен махсус автобуслар билгеләү, госпиталь урнашкан тукталышның исемен аңлаешлы итеп үзгәртүдән башларга ниятлиләр.

Казан ветераннар госпитале дәүләт учреждениесе статусына ия. Ягъни, ул казанлыларга гына түгел, ә республиканың 25 районы ветераннарына (аларның саны 192 меңнән артып китә) да хезмәт күрсәтәчәк (калган ветераннарга Чаллы шәһәрендәге госпиталь хезмәт күрсәтә).

Парламент рәисе “өй туена” йөрәккә электр кардиологик тикшерү уздыру өчен 5 аппарат бүләк итте. Әлеге компактлы заманча җиһазлар ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, депутатларының госпитальгә ярдәм йөзеннән күчерелгән 1 көнлек хезмәт хакларыннан алынган.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, гомумән алганда, Татарстанда медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча агымдагы елда күп эшләр башкарылган. « Район үзәкләрендәге, авыл җирләрендәге дәвалау учреждениеләренә җирле халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү, профилактика вазифасы йөкләнә. Ә тулы медицина ярдәме заман таләпләренә җавап биргән эре медицина учреждениеләрендә күрсәтелергә тиеш. Республиканы һәм эре шәһәрләрне югары квалификацияле табиблар тупланган, яңа технология һәм җиһазлар куелган эре дәвалау учреждениеләре белән тәэмин итү бурычы алдагы елларда хәл ителәчәк», – дип ышандырды парламент җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot