news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда ветераннар арасында су тубы полосы буенча халыкара турнир узды

Турнир Куркынычсызлык федераль хезмәте генерал-лейтенанты Александр Антонов истәлегенә багышланган иде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда “Олимп” мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында ветераннар командалары арасында су тубы полосы буенча халыкара турнир узды. Турнир Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган иде

Чараның тантаналы өлеше башланганчы фильм күрсәттеләр. Анда Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. 2013 елда авиаһәлакәттә фаҗигале төстә һәлак булган Александр Антонов турында хатирәләр белән уртаклаша.

Ярышларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты.

“Татарстанның көндәлек тормышында, шулай ук халыкара чараларда куркынычсызлык тәэмин итүдә аның өлеше зур”, - диде Песошин Антонов турында.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100